Тәмәкенең сәламәтлеккә зур зарар салуы турында инандырып тору кирәкмидер. Исерек килеш тәмәке пыскыту кешенең сәламәтлегенә зыян салып кына калмый, ә фаҗигале хәлләргә дә китерә.
Шәһәребезнең Чуйкова урамындагы йортларның берсендә яшәүче фатир хуҗасы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә бөтенләй игътибар итмәгән. Салган килеш урын өстендә рәхәтләнеп тәмәкесен тарткан. Чакыру буенча килгән янгын сүндерүчеләр зыян ясаучыны саф һавага алып чыгып беренче ашыгыч ярдәм күрсәткәннәр. Шундый ук янгын Кукишкино бистәсендә булган. Сәбәбе дә берүк – аракы һәм тәмәке. Янгын чыгаручысы гына зыянын күбрәк күргән, 1950 елгы ирнең башы куллары һәм аркасы пешкән.
Янгын үзенең юлында очраган бер нәрсәне дә җәлләми, юкка чыгара, кайгы – хәсрәт алып килә. Менә шуны онытмагыз.