ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2012 ел
дүшәмбе

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция  үзәгендә тантаналы чара узды. Анда  «Будь внимателен дружок, знай, весной опасен лёд»! дигән балалар  рәсем конкурсның җиңүчеләрен  бүләкләделәр.  

Балаларга “Опасность на тонком льду” дигән фразага рәсем ясарга тәкъдим иттеләр. Аларның рәсемнәре буяуларның ачыклыгы,  матурлыгы, бик бай фантазия белән аерылып тора. Бүләкләү тантанасы узган зал, балалар рәсемнәре белән бизәлгән иде.


1
март, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Зур Әтнә авылында янгын – тактик өйрәтмәләр узды. Әлеге өйрәтмәләр 108 нче янгын сүндерү сагы ФГКУ “7 отряд  ФПС РТ буенча” белән берлектә клиник район хастаханәнең үзәгендә узды. Өйрәтмәнең төп максаты булып тиз арада  объектның тактик характеристикасын өйрәнү,   коткаручыларның оператив эшләүе тора.


29
февраль, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген “Корстон”да “Тормыш иминлегенең заманча проблемалары: теория һәм практика” дигән II халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы ачылды. Кичә конференциядә катнашучы Россия һәм чит илләр белгечләре юлларда тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү, иминлек һәм җәмгыять, экологик иминлекнең актуаль проблемалары, гадәттән тыш хәлләрдә иминлекне тәэмин итү, сәламәт шәхес турында секцияләрдә фикерләште. 


27
февраль, 2012 ел
дүшәмбе

Гадәттә, яңа хуҗалык елын башлаганда, узган ел нәтиҗәләренә күз салып йомгак ясала һәм киләчәккә максатлар куела. Без дә шул гадәткә тугры калып, районда янгын куркынычсызлыгы, бу өлкәдәге мөһим бурычлар турында сөйләшү өчен редакциябезгә районның гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге идарәсе җитәкчесе Леонид Яковлевич Ромачковны кунакка чакырдык.


24
февраль, 2012 ел
җомга

23 февраль көнне Менделеевск шәһәренең Г. Тукай урамындагы өченче йортта 110 фатирда янгын чыга. Әлеге фатирда 1953 елгы хатын – кыз (пенсионер) һәм аның ире яшәде. Күршеләр әйтүенчә алар еш кына спиртлы эчемлекләр эчтеләр, фатир эчендә тәмәке тарттылар. 


22
февраль, 2012 ел
чәршәмбе

21 февраль көнне 13 сәг. 40 минутта Әгерҗе муниципаль районының  бердәм дежур диспетчер хезмәтенә Кадыбаш авыл торучысыннан йорт януы турындагы хәбәр килә. Йорт беркатлы, бүрәнәле.   Йорт  тыгыз салынганлыктан янгынның  башка йортларга күчү куркынычы бар иде.  


21
февраль, 2012 ел
сишәмбе

21 февраль көнне 19 сәг. 56 минутта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча кризис хәлләр идарә үзәгенә  кран төшүе турындагы хәбәр килә. Әлеге хәл Мирный бистәсендә була.

Казан муниципаль берәмлеге биләмәләренә кергән 12 кв. км чамасы гомуми мәйдан җирдәге 326 шәхси торак йортка быел язын су басу ихтималы бар: аларда 1043 кеше гомер итә. Аерым алганда, бу, нигездә, язгы ташудан ел да диярлек интегә торган Совет һәм Идел буе районнарының Әки, Игумново, Малые Клыки, Салмачы, Вознесение, Царицино, Сосновка, Дружба бистәләренә кагыла. Шулай ук кала эчендәге Подлужная, Копылов, Успенский, Батыршин, Серов һ.б. урамнар юлларына, җәяүлеләр өчен салынган җир асты юл кичүләренә, метрополитен станцияләренә дә күп итеп су җыелып уңайсызлыклар китерергә мөмкин. Дөрес, Кадышевода су җыелмасын өчен былтыр зур диаметрлы торба куелган, ел саен Игумновода 10 йортны баса торган турыдагы өзелгән су агып җыелу канализациясенең 17 метры җылы вакытта алыштырылган, үткән ел язын аннан 40 мең кубометр су суыртылган булган, тагын Гадел Кутуй урамындагы шәхси секторда суны борып җибәрү эшләре башкарылган һ.б.


20
февраль, 2012 ел
дүшәмбе

Россия Гражданнар оборонасы эшләре , гадәттән тыш хәлләр һәм бәла – каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Янгынчылык хезмәте подразделениеләре тревога буенча 51 тапкыр юлга чыкан.  Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән.  Нәтиҗәдә 50 кеше коткарылган. Кыска ялганыш нәтиҗәсендә 2 янгын чыккан, ут төртүдән 1 янгын, мичнең артык кызып китүдән 2 янгын, билгесез сәбәпләр буенча 1 янгын чыккан.  


9
февраль, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда былтыр 3571 янгын сүндерелгән (2010 елда – 3628), аларда 269 кешенең гомере өзелгән (2010 елда – 271), матди югалтулар 23 процентка азрак булган. Янгыннар һәм аларда кешеләр үлү очраклары Балтач, Зәй, Сарман, Арча районнарында арткан, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсендә Әлмәт, Яшел Үзән, Буа, Биектау, Менделеевск районнары уңышлырак эшләгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International