Кичә республика янгын сүндерүчеләре 10 мәртәбә янгын сүндерергә чыктылар. Янгында бер кеше үлде. 10 гыйнвар көнне Тукай районының “Кузнечный” бакчачылык җәмгыятендә беркатлы бүрәнәле йорт янды. Янган хәрабәләр арасында ир кеше мәете табылды. Янгын исерек килеш ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан дип фаразлылар.