ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. 7 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. 6 кеше коткарылган.  Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 20 тапкыр чыктылар. 15 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Шуларның 9ы ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 2 тапкыр.


3
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

30 ноябрьдә Питрәч районы Шихазда авылында Сулла елгасында өч яшьлек бала батып үлде. Бер үзе калгач ул текә ярга таба юнәлә һәм әле катмаган елгага егылып төшә. Су тирәнлеге баланың буеннан зур була, тирә-якта булышу өчен беркем дә булмый. Соңрак баланың гәүдәсе егылган урыннан 10 метр ераклыкта табыла. Тиз вакытта килеп җиткән медиклар инде берни эшли алмыйлар.

Бу магълумат бүген ТР Министрлар Кабинетында “Татарстан Республикасында 112 гомуми номеры аша ашыгыч оператив хезмәт чакыру системасы үсеше перспективалары турында” брифингы вакытында игълан ителде. Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең 112 номеры ашыгыч оператив хезмәт эшкәртү һәм кабул итү системасы дәүләт тикшерүләрен яхшы үткән беренче регион булды – дип раслады ТР мәгълумат һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов – бу проект субъектның барлык территориясен үз эченә ала.

Ай буе ОФПС-1 спорт залында 13 команда арасында волейбол ярышларында беренчелек өчен көрәш барды. Ике команда зачеттан тыш катнашты – ТР ОФПС-1 Идарәчелеге һәм ОФПС-16 җыелма командалары.

28-29 ноябрьдә Мәскәү өлкәсе Дедовск шәһәрендә “Профессиясендә иң яхшысы” конкурсы финалы тәмамланды. Хабаровсктан Калининградка кадәр осталыкларын күрсәтү өчен 30 региональ вәкиле килде. Татарстан Республикасы вәкилләре Әлмәт шәһәреннән Нәфис Мутыгуллин һәм Эльвир Гайнуллин булдылар. Ике этап нәтиҗәләре буенча Гайнуллин – икенче, ә Мутыгуллин беренче урыннарын яулады.

ТР Россия МЧС Баш идарәсе электр приборлары эксплуатацияләү вакытында пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәвен таләп итә. Салкынныр җитү белән бу сәбәптән янгын чыгу очраклары арта.

ТР МЧС Баш идарәсе бозда куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 58 тапкыр ярдәмгә чыккан. 5 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. 1 кеше коткарылган.  Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 20 тапкыр чыктылар. 15 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр,   башка чакырулар буенча 1 тапкыр.


2
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

28 – 29 ноябрьдә Лениногорск районында 2 этаптан торган ТП РСЧС команда-штаб күнегүләре үтте.

28 ноябрьдә беренче этап узды. 06.00 сәгатьтә ЕДДС диспетчеры  КЧСПБ хезмәткәрләре җыелуына боерык алды. Утырыш барышында юлда кар тыгылуы турында хәбәр ителде. КЧСПБ рәисе Нәфис Ибраев барлык тәкъдимнәрне тыңлап узгач, кыска вакытта юл чистарту турында карар кабул итте. Аннары юл һәм кар чистарткыч техникасы тикшерелде.

Бүген Казанда ГТРК “Корстон” базасында II Республика иҗтимагый оешмалар Форумы эшен башлады. Якынча 900 оешма катнашты, алар арасында “ТР гамәли-пожар спорты Федерациясе”, “Казан шәһәре ОО ВДПО”, “ТР ирекле янгын чыгу куркынычсызлыгы саклау оешмасы”, Татарстан ОО “ВДПО” региональ бүлеге,  шулай ук ТР һәм РФ иҗтимагый палата рәисләре.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International