30 ноябрьдә Питрәч районы Шихазда авылында Сулла елгасында өч яшьлек бала батып үлде. Бер үзе калгач ул текә ярга таба юнәлә һәм әле катмаган елгага егылып төшә. Су тирәнлеге баланың буеннан зур була, тирә-якта булышу өчен беркем дә булмый. Соңрак баланың гәүдәсе егылган урыннан 10 метр ераклыкта табыла. Тиз вакытта килеп җиткән медиклар инде берни эшли алмыйлар.
Кадерле ата-аналар, балаларыгызны гел күзәтү астында тотыгыз! Аларга гади куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм нинди урыннарда уйнарга ярамаганын аңлатыгыз. Аларның куркынычсызлыгы беренче чиратта сездән тора!