ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

Ноябрь азагыннан башлап бозлар киткәнгә кадәр Куйбыш сусаклагычы акваториясе ярында “Нептун-11” коткару судносы тәүлек буе дежур тотачак. 

Хәзерге вакытта Яшел Үзән муниципаль районында 18 янгын сүндерү бүлекчәсе эшли – 5 федераль, 3 ТР янгынга каршы хезмәтчелек бүлекчәсе, 3 идарәчелек, 2 ВДПО бүлекчәсе һәм 5 ирекле янгын сүндерү отряды. Яшел Үзән гарнизон составында 554 кеше һәм 53 берәмлек янгын сүндерү  җиһазлары эшли.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан. 4 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. 1 кеше һәлак булган.   Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар. 12 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 1 тапкыр.


29
ноябрь, 2013 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар кабынетында гадәттән тыш хәлләр кисәтү һәм ликвидацияләү һәм ТР янгын чыгу куркынычсызлыгын саклауга багышланган “Җәмәгать урыннарда өстәмә янгын чыгу куркынычсызлыгы тәэмин итү чаралары булдыру” проблемасына кагылган утырыш узды.

2013 елның 13 декабрендә 12.00 – 20.00 сәгатьтә Россия Федерациясе Конституция Көнендә РФ Президенты боеруы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарәсе органнарында бөтенроссия гражданнар кабул итү көне оештырыла. 

Казан отряды башлык урынбасары Исханов Р.Р. Арча районы Үрнәк поселогына аерым янгын сүндерү посты отряды эшен тикшерү максатыннан визит ясады. Тикшерү вакытында коткаручылар составы тыныч һәм сугыш шартларында мөһим чаралар үткәрү эшләрен күрсәтте. Сигнал буенча отряд штат расписаниясе буенча 25 минут эчендә постка килеп җитте. Кирәкле җиһазлар булуы, беренче чиратта кирәкле предметлар белән коралланган чемоданнар комплектлыгы һәм шулай ук алар белән эш итү күнекмәләре тикшерелде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә чыккан. 5 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. 2 кеше коткарылган.  Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 16 тапкыр чыктылар. 14 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр,   башка чакырулар буенча 4 тапкыр.


28
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

ТР Казан отрядлары янгынга каршы көрәш бүлекчәләре аерым пост хезмәткәрләре арасында индивидуаль-тәрбия эшләре алып барыла. Әлеге чаралар социаль, психологик һәм яшь исәбеннән пожар частьләре хезмәткәрләре аң, хис, ихтыяр һәм үз үзләрен тоту гадәтләренә юнәлгән. 

2012-2013 елның көз һәм кыш вакытында РФ Идел буе федераль округы территориясендә 16388 янгын чыгу очрагы теркәлгән. 1 686 кеше (68 - балалар) һәлак булды, 1283 төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Нәтиҗәдә янгын 4 меңнән артык йортны юк итте, материаль зыян 1 млрд. сумнан артты.

ТР янгынга каршы көрәш хезмәтчелеге Яңа Кинер поселыгы Казан аерым постында пожар машиналары йөртучеләре өчен профилактик дәрес үткәрелде. Төп максат – юлда транспорт маҗараларын кисәтү һәм аерым постта автотранспорт эксплутацияләү сыйфатын күтәрү . Дәрес азагында алган белемнәрне ныгыту максатыннан тикшерү эше үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International