ТР Россия МЧС Баш идарәсе электр приборлары эксплуатацияләү вакытында пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәвен таләп итә. Салкынныр җитү белән бу сәбәптән янгын чыгу очраклары арта.
Үз үзеңне саклау өчен берничә гади какыйдә үтәве җитә:
Электр приборлары кулланганда:
- Эшләп торучы электр приборларын күзәтү астында тотыгыз.
- Электр кабель һәм проводлар белән тулы изоляция белән генә кулланыгыз.
- Приборларны яхшы розеткаларга гына тоташтырыгыз һәм артык йөкләмәгез.
- Үз кулыгыз белән эшләнгән электр приборлары куллануы тыела.
- Электр проводы монтажын специалист кына башкарырга тиеш.
Мич белән эшләгәндә:
- Мич һәм төтен чыгу юлларын вакытында тикшереп торыгыз.
- Истә тотыгыз, мич ярыкларсыз, ә мөрҗәдә яхшы тарту көче булырга тиеш.
- Төтен чыгу юлы этаж арасы материалларына ут кабу очракларын булдырмау юлы белән үткәрелергә тиеш.
- Мичне артык кыздырмас өчен, көненә берничә кат кабызыгыз.
- Мич кабызганда тиз янучы сыекчалар кулланмагыз. Бу эшне олы кеше генә башкарырга тиеш.
- Эшләп торучы мичне кузаллап торыгыз.
Янгын чыгу очрагында “01” яки кәрәзле телефоннан “112” номерына шалтратыгыз.