28 – 29 ноябрьдә Лениногорск районында 2 этаптан торган ТП РСЧС команда-штаб күнегүләре үтте.
28 ноябрьдә беренче этап узды. 06.00 сәгатьтә ЕДДС диспетчеры КЧСПБ хезмәткәрләре җыелуына боерык алды. Утырыш барышында юлда кар тыгылуы турында хәбәр ителде. КЧСПБ рәисе Нәфис Ибраев барлык тәкъдимнәрне тыңлап узгач, кыска вакытта юл чистарту турында карар кабул итте. Аннары юл һәм кар чистарткыч техникасы тикшерелде.
14 сәгатьтә балыкчы боз астына төшү турында хәбәр килде. ЗПСО№7 коткаручылары махсус трап һәм водолаз ярдәмендә “боз корбанын” тиз ярга алып чыктылар. Медиклар шунда ук беренче ярдәм күрсәтергә керештеләр.
29 ноябрьдә 2нче этапта сугыш шартларында район хезмәтләре эше каралды. Практикада ракета төшү нәтиҗәләрен ликвидацияләү, коткару эшләре үткәрү, яраланганнарны эвакуацияләү һәм беренче ярдәм күрсәтү сыйфаты тикшерелде.
11 сәгатьтә ЕДДС диспетчерына эшләп торучы аэрозоль генераторы турында хәбәр килде. Инфекция чыгу урынына куркынычлыкны ликвидацияләү өчен шунда ук отряд юнәлде.
Индивидуаль саклану чаралары тапшыру пункты карау белән икенче этап тәмамланды. Нәтиҗәләр буенча, пункт эше яхшы оештырылган, хезмәткәрләр составы үз бурычларын яхшы беләләр.
Күнегүдә катнашкан барлык оешмалар эшләрен төгәл башкарды һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.