Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. 7 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. 6 кеше коткарылган. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 20 тапкыр чыктылар. 15 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Шуларның 9ы ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 2 тапкыр.
03.12.2013 ел 17.43 Казан шәһәре, Яңа-Савин районы, Мередианная урамы, 13 нче йорт, 85 нче фатир.
Ут тугыз катлы панель йортның сигезенче каттагы бер бүлмәле фатирның балконында чыкты. Мәйданы 6 кв.м. Төтенле зонадан янгын сүндерүчеләр алты кешене коткардылар. Һәлак һәм зарар күрүчеләр юк. Янгының сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.