Республика актуаль проблемалары арасында иҗтимагый оешмалар роле

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе

    Бүген Казанда ГТРК “Корстон” базасында II Республика иҗтимагый оешмалар Форумы эшен башлады. Якынча 900 оешма катнашты, алар арасында “ТР гамәли-пожар спорты Федерациясе”, “Казан шәһәре ОО ВДПО”, “ТР ирекле янгын чыгу куркынычсызлыгы саклау оешмасы”, Татарстан ОО “ВДПО” региональ бүлеге,  шулай ук ТР һәм РФ иҗтимагый палата рәисләре.

    Пленар утырыш форумы башлану алдыннан иҗтимагый оешмалар “Корстон” фойесында видеостендларда иң яхшы социаль практика презентацияләрен күрсәттеләр.

    “ТР гамәли-пожар спорты Федерациясе”нең төп бурычы – барлык республикадан мәшәкатьле үсмерләрне пожар спортына җәлеп итү юлы белән аякка бастыру. Гамәли-пожар спорты белән Нәфис Галләмов исемендәге махсус мәктәм укучылары кызыксына.

    Ел саен секциягә язылучы үсмерләр саны арта. Физик үсештән башка гамәли-пожар спорты шулай ук кайберләргә булачак профессия соравын да хәл итәргә ярдәм итә. Күп кенә үсмерләр МЧС системасында эшләргә теләкләрен белдерде. Шулай итеп бу спорт төре авыр үсмерләрнең социаль адаптация һәм профессиональ ориентация кебек проблемалары чишүендә булыша.

    Биш ел Н. Галләмов исемендәге махсус мәктәп һәм “ТР гамәли-пожар спорты Федерациясе” иҗтимагый оешмасы тыгыз бәйләнештә яшь буын тәрбияләү соравлары буенча эш алып баралар.

    “Авыл территорияләрендә ДПО саны арту сәбәбеннән, янгын чыккан урынга барып җитүе хәзер күп вакыт алмый. Янгын чыгу очраклары кимәя, янгын куркынычсызлыгы культурасы күтәрелә һәм иң мөһиме – кеше гомере коткарыла” – дип тәмамлады чыгышын “Татарстан Республика ДПО”  рәисе Алик Назмутдинов Форумның йомгаклау өлешендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International