ТР МЧС Баш идарәсе бозда куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә:
- Бозга чыгу очрагында истә тотарга кирәк, боз калынлыгы 1 кеше өчен минимум 7 см.
- Боз калынлыгы сулыкның бар җирендәдә бер түгел. Юка боз катламы яр янында, елгалар кушылу, бозга каткан предметлар, җир асты сулары, канализация суы кушылу урыннарында була.
- Ныгып бетмәгән бозга басканыгызны сизү белән (чатнау, бөгелү, су барлыкка килү), ярга таба аякларны киң куеп боздан күтәрмичә чыгыгыз, чик очракта – үрмәләгез.
- Аяк белән сугып боз чыдамлылыгын тикшермәгез.
- Елга аркылы боз өстеннән чыкмагыз.
- Группа белән чыкканда 5-6 м дистанция тотырга.
- Кулыгызда әйберләр булса, боз ярылу очрагында алардан тиз котылу өчен, сул җилкәгезгә элегез.
Боз ярылу очрагында:
- Паникага бирелмәгез, авыр әйберләрегездән котылыгыз, батмаска тырышыгыз һәм ярдәм чакырыгыз.
- Аяк киемен салыгыз. Кулларыгызны киң куеп боз кырыена тотыныгыз, түшегезне, аннары чиратлаш аякларыгызны күтәрегез.
- Башыгызны су өстендә тотыгыз.
- Төпкә басып бозны яра ярга чыгарга тырышыгыз.
- Судан бозга күтәрелгәч ярга таба урмәләп яки тәгәрәп килгән якка таба чыгарга кирәк. Басып чабарга ярамый, чөнки кабат боз ярылу куркынычы бар.