Әлмәт ТРО ВДПО специалистлары беренчелекне яулый

2013 елның 3 декабре, сишәмбе

    28-29 ноябрьдә Мәскәү өлкәсе Дедовск шәһәрендә “Профессиясендә иң яхшысы” конкурсы финалы тәмамланды. Хабаровсктан Калининградка кадәр осталыкларын күрсәтү өчен 30 региональ вәкиле килде. Татарстан Республикасы вәкилләре Әлмәт шәһәреннән Нәфис Мутыгуллин һәм Эльвир Гайнуллин булдылар. Ике этап нәтиҗәләре буенча Гайнуллин – икенче, ә Мутыгуллин беренче урыннарын яулады.

    Михаил Михайлович Верзилин барлык катнашучыларга батырлык һәм чыдамлылык күрсәткән өчен рәхмәтен белдерде. “Уңышка ваемсыз булмаган, үз эше белән горурланучы кеше генә ирешә ала. Бу ярышларда профессионаллар гына түгел, яшь специалистлар да көч сынашты. Конкурс – белемнәрне, осталыкны, һөнәр дәрәҗәсен арттыру өчен тагын бер мөмкинлек” – дип тәмамлады чыгышын ЦС ВДПО рәисе.

    Бүләкләү церемониясеннәнсоң татар традициясе буенча барлык кунакларны чәк-чәк белән сыйладылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International