ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

“ТР 1ОФПС ГПС (килешү нигезендә)” ФКУ Чиситай, Әлмәт, Мөслим, Минзәлә һәм Азнакай районы махсус мәктәп-интернат укучылары өчен янгын сүндерү частенә экскурсия оештырды.  Балалар белән аралашу үзенчәлекләрен истә тотып ТР ОФПС-1 ПЧ-33 башлыгы урынбасары Илнар Шайдуллин сурдо-тәрҗемәче ярдәмендә пожарныйларның профессиясе, ничек ял итү, физик формада булу һ.б. турында сөйләп үтте.  “Кызыл машина” кабинасында утырып руль тәгәрмәче әйләндерү балалар өчен аерым бер куанычлы вакыйга булды.

Законнарда потенциаль куркыныч объектларда табигый һәм техник характердагы  гадәттән тыш хәлләр кисәтү өлкәсендә үзгәрешләр турында мәгълумат алу өчен 150 ТР оешма вәкиле җыелды.

Мәскәүдә Россия МЧС гражданнар яклау Академиясе бинасында 6 декабрьдә “Батырлык йолдызлыгы”  Бөтенроссия фестивале үтте.  Конкурс номинантлары арасына шулай ук Татарстан вәкилләре дә ләкте.

Россия ТР МЧС Баш идарәсе бозда куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерә. Су аркылы боз өстеннән махсус урыннардан гына чыгыгыз. Автомобиль белән керүе кискен тыела!

Пиротехниканы иң яхшысы рус телендә күрсәтмәләре булган, товар сертификаты һәм лицензиясе булган сатучылардан гына алырга.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 42 тапкыр ярдәмгә чыккан. 3 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. 20 кеше коткарылган.  Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар. 7 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 4 тапкыр.


4
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

ГИБДД хезмәткәрләре бүген Казан урамнарында юлларда спецавтомобильләргә юл бирү ягын тикшерү сәбәбеннән  профилактик рейд үткәрделәр. Кагыйдә бозучыларны юлда йөрү кагыйдәләре турында махсус видеоролик карау өчен ГИБДД Республика идарәсе бинасына юнәлдерделәр.

4 ноябрьдә 13.59 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәре ЕДДС “112” системасы буенча 47 комплекс төзелеше урынында 400 литрлы пар генераторы шартлау турында хәбәр алды. Пар генераторы – судан пар бүлеп чыгару өчен металлик сыем, төзелеш эшләрендә пар тәэмин итү өчен кулланыла.

-       Минимум 10 см калынлыктагы боз чыдам була.

-       Елгалар тамагында һәм елгага су төшү урыннарында боз юка. Шулай ук боз чыдамлыгы тиз агыш, җир асты сулары чыгу урыннарында, суның үсемлек районнарында начар була.

-       3 көн буе һава температурасы 0 градустан югары булса, боз чыдамлыгы 25% кими.

-       Бозның ныклыгын төсе буенча белеп була: үтә-күренмәле ачык зәңгәр, яшел – чыдам; ак – 2 тапкыр ким; соры, тонык ак, сары – боз катламы начар. Мондый боз тиз ярыла.

-       Балаларны үзләрен генә бозлы урыннарга җибәрмәгез.

Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе бүлмәләрне эшкә яраклы завод приборлары белән генә җылытырга киңәш итә. Салкыннар җитү белән ис газы белән агулану очраклары арта. Куркыныч хәлләрне булдырмас өчен ТР Россия МЧС җылыту өчен газ приборлары кулланганда алдагы кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International