Россия Федерациясендә 112-Системасы булдыруы ВТОга кушылуы шартларының берсе булды

2013 елның 3 декабре, сишәмбе

    Бу магълумат бүген ТР Министрлар Кабинетында “Татарстан Республикасында 112 гомуми номеры аша ашыгыч оператив хезмәт чакыру системасы үсеше перспективалары турында” брифингы вакытында игълан ителде. Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең 112 номеры ашыгыч оператив хезмәт эшкәртү һәм кабул итү системасы дәүләт тикшерүләрен яхшы үткән беренче регион булды – дип раслады ТР мәгълумат һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов – бу проект субъектның барлык территориясен үз эченә ала.

    112 Системасы республикада 2009 елдан башлап реализацияләнә, һәм гомуми идарә информацион мохит нигезендә көч һәм чаралар мониторингы тәэмин итү, килгән мөрәҗәгатьләрне эшкәртү, аларны төрле оператив хезмәтчелек бүлекчәләренә билгеләү һәм вакыйгада катнашучы барлык оператив хезмәтчелекләр өчен гомуми учет карточкасы булдыру белән шөгелләнә.

    2014 елда 112-Системасы Яр Чаллы шәһәрендә булдыруы планлаштырыла. Хәзерге вакытта анда әзерләү эшләре алып барыла. “Россия Федерациясендә 2013 – 2017 елларда 112 гомуми номеры аша ашыгыч оператив хезмәт чакыру системасы булдыру” программасына федераль бюджеттан 138 млн сум булеп чыгарылды. ТР МЧС Укыту һәм методика үзәгендә оператор һәм диспетчер составы әзерләү өчен махсус класслар булдырылды. Бу үзәктә барлык муниципаль районнары ЕДДС оператор һәм диспетчерлары әзерләү программасы үттеләр.

    112-Системасы функцияләү вакытында барлыгы Татарстан Республикасы ЦОВына якынча 1.8 млн мөрәҗәгать килде, ашыгыч оператив хезмәтләренә 450дән артык вакыйга карточкалары җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International