Ай буе ОФПС-1 спорт залында 13 команда арасында волейбол ярышларында беренчелек өчен көрәш барды. Ике команда зачеттан тыш катнашты – ТР ОФПС-1 Идарәчелеге һәм ОФПС-16 җыелма командалары.
Финалга иң көчлеләре чыкты. ОАО “Нижнекамск нефтехим” объектларында караул тотучы №№29, 78, 35, 47 пожар частьләре һәм ТР ОФПС-1 Идарәчелеге җыелма командалары иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Бүлекчәләр арасында урыннар болай бүленде: ярышлар чемпионы булып ПЧ-29 (капитан - Марат Исламов) волейболистлар командасы булып чыкты, икенче урынны ПЧ-47 (капитан Олег Юдин) алды, ә өченче почетлы урын Руслан Меретяков җитәкчелегендә ПЧ-78 командасы яулады.
Людмила Свойкина, ТР ОФПС-1, Нижнекамск шәһәре