Дип белдерде бүген Татарстан Республикасы янгын куркынычсызлыгы тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләр кисәтү һәм ликвидацияләү Комиссиясе рәисе, ТР Премьер-министр урынбасары Юрий Камалтынов планнан тыш ТР ПБ һәм КЧС утырышы вакытында.
Теспублика Сәламәтлек саклау Министрлыгы мәгълүматлары буенча медицина ярдәме артыннан Татарстанда 427 кеше мөрәҗәгать итте, алар арасында 8 бала. 119 кеше госпитализацияләнде, өшү аркасында 13 һәлак булды.
Гыйнвар ае салкыннары еш кына куркыныч булмаган электр җылыткыч прборлары кулланырга мәҗбүр итә, һәм шуңардан янгын чыгу куркынычы дәрәҗәсе арта. ТР Россия МЧС Баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт генерал-майоры Рафис Хәбибуллин республикада һава температурасы төшү аркасында янгын чыгу һәм һәлакәтләр саны артуы турында сөйләп үтте. Шәһәр, район һәм авыл администрацияләре җиәкчеләренә тәүлек буе кеше булу урыннарында электр җылыткыч җиһазларын кулланудан баш тартырга киңәш итте.
Төп янгын чыгу сәбәпләре:
- электр һәм җылыткыч җиһазларының эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу – 30%;
- мич җиһазларының эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу – 25%;
- ут белән саксыз эшләү – барлык пожарлардан 25%.
Гыйнвар аеның икенче яртысында 146 янгын чыкты (17 кеше һәлак булды), беренчесенә караганда 45% күбрәк.