Янгын вакытында һәлакаәт профилактикасы максатыннан “Жилище-2014” операциясе рамкаларында Татарстан Республикасы Апас районы Каратал авылы аерым пост янгын сүндерүчеләре ярдәме белән Кама Тамагы районы Иске Казиле авылы яшәүчеләре арасында рейд үткәрелде.
Махсус игътибар ялгыз яшәүче пенсионерларга, уңышсыз гаиләләргә бирелде. Йортларда җылыткыч, электр җиһазлары куллану куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлеше тикшерелде, хуҗалар белән профилактик әңгәмә үткәрелде.
Гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү туплаган милекне генә түгел, үзегезнең һәм якыннарыгыз гомерен саклап калырга ярдәм итүе турында онытмаска кирәк.