Татарстанда дүртенче боз өсте юлы ачылды

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

    29 гыйнварда республикада официаль дүртенче боз өсте юлы ачылды. Хәзер Яшел Үзәннән Карамалы Тау поселогына кадәр 70км юл кыскартырга һәм 1 сәгать вакыт отырга була.

    Юл ачу алдыннан бозның калынлыгы һәм структурасы тикшерелде. Техник тикшерүләрне ГИМС һәм ГИБДД хезмәткәрләре үткәрделәр. Бу елны юл һава торышы хәле аркасында 1 айга соңрак ачылды. Комиссия рәисләре сүзләре буенча, юл барлык куркынычсызлык һәм уңайлылык таләпләрен үти.

    Һәр көнне иртә һәм кич белән юл хезмәткәрләре һәм ГИМС инспекторлары боз калынлыгын һәм струкрурасын тикшерә, юл кардан чистартылып тора. Көн саен юлдан 300гә кадәр машина үтә. Юл ябылу вакыты һава торышы шатрларыннан торчачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International