Республика ирекле отрядлары торак йортларны уттан коткардылар

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

    Мамадыш районы Урта Сон авылында ирекле отряд янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү аркасында янып киткән шәхси торак йортны сүндерделәр. “Вахитово” ДПОсы килеп җиткәнче ут йортны тулысынча каплап алган иде. Иреклеләр күрше каралтыларга янаган куркынычлыкны ликвидацияләгәч, йортка керештеләр. Янгын тиз вакытта сүндерелде.

    Арча районы Түбән Аты авылында уттан тагын бер йорт коткарылды. Иң беренче бәла урынына “Түбән Аты” ДПОсы хезмәткәре килеп җитте. Ут йорт буенча шактый таралгын һәм сарайга күчкән иде.  15 минуттан соң ярдәмгә “ТР ОФПС 7” ФГКУ ПЧ-107 дежур отряды килеп җитте. Гомуми эш белән янгын куркынычы ликвидацияләнде. Янгын чыгуының якынча сәбәбе – электр үткәргеченең кыска ялганышы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International