Бүген Казанда Себер Тракты урамы 34 -9а адресы буенча урнашкан машина запчастьләре складында янгын чыкты. Имгәнүчеләр юк. Барлыгы 13 кеше коткарылды. Янгын чыгу сәбәбе ачыклана.
Хәбәр “Татарстан Республикасы Россия МЧС БИ ЦУКС» дежур сменасына «Глонасс-112» диспетчерыннан 13.50 сәгатьтә килде. Бер катлы кирпеч җитештерү бинасында буяу, машина запчастьләре, техник майлар сакланучы склад бүлмәләреннән ут җитештерү корпуслары буенча тарала башлый. 13 кеше эвакуацияләнә. Янгын ликвидацияләү турында хәбәр 16.24 сәгатьтә килә.
Ликвидация эшләрендә катнашкан көч һәм чаралар - 32 кеше, 19 берәмлек техника (22 кеше, 14 берәмлек техника - МЧС):
ТР Россия МЧС БИ ОГ 3 кеше, 1 берәмлек техника;
ПЧ-6 3 кеше, 2 берәмлек техника;
ПЧ-7 3 кеше, 3 берәмлек техника;
ПЧ-1 3 кеше, 2 берәмлек техника;
ПЧ-10 3 кеше, 2 берәмлек техника;
ПЧ-3 1 кеше, 2 берәмлек техника;
ПЧ-3 1 кеше, 1 берәмлек техника;
РПСО 5 кеше, 1 берәмлек техника;
МВД 4 кеше, 2 берәмлек техника;
БСМП 6 кеше, 3 берәмлек техника.