Янгын куркынычсызлыгы темасына гыйбрәтле дәрес

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

    Омар авылы аерым посты янгын сүндерүчеләре Мамадыш муниципаль районы Омар балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы темасына гыйбрәтле дәрес үткәрделәр.

    Ут каян барлыкка килә, ни кадәр куркыныч һәм янгын чыкса ничек саклану турында аңлаешлы формада үткән аңгәмә вакытында балалар кызыксыну белән тыңладылар. Шулай ук нәни тыңлаучылырга янгын сүндерүчеләренең авыр эше турында сөйләделәр һәм махсус эш җиһазларын курсәттеләр.

    Дәрестән соң пост хезмәткәрләре барлык сорауларга җавап бирделәр. Балаларның кызыксынучанлыгының чиге юк. Шуның аркасында гадәттән тыш хәлләргә ләгү куркынычы дәрәҗәсе арта. Аларга ут каян чыга һәм ничек аңардан сакланырга икәнен белүе бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International