Казанда янгын вакытында ике кеше һәлак булды

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

    Идел Буе районы Калининградская урамы 37нче йортта электр үткәргечендә кыска ялганыш чыгу нәтиҗәсендә ут чыкты.  Хәбәр “112” бердәм ярдәм хезмәтенә 8.53 сәгатьтә килде.

    Хәбәр соң килү сәбәбеннән беренче янгын сүндерү отряды килеп җиткәнче ут йортны тулысынча каплап алган иде. Янгын вакытында 1970 һәм 2006 туу елы ир һәм аның кызы һәлак булалар. Ут ликвидацияләү эшләрендә 8 янгын сүндерү техникасы һәм 32 аерым состав хезмәткәре катнашты. Хәзерге вакытта һәлакәт урынында Дәүләт янгын күзәтү дознавательләре эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International