Яр Чаллы янгын саклау гарнизонында 2013 ел йомгаклары чыгарылды

2014 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

    Бүген Яр Чаллы педагогия колледжы актлар залында 2013 ел өчен Яр Чаллы янгын саклау гарнизоны оператив-хезмәт эшенә нәтиҗә ясау киңәшмәсе узды.

    Киңәшмәдә ТР Россия МЧС Баш идарәсе башлыгы урынбасары – күзәтү эшләре Идарәсе башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Сергеев Сергей Валентинович, Яр Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Латыпов Фәрхәд Флоритович, Тукай муниципаль районы экономика Башкарма комитеты җитәкчесе беренче урынбасары Гизатуллина Роза Таһировна һәм Яр Чаллы янгын саклау гарнизоны бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

    31 хезмәткәр намуслы хезмәт өчен күкрәк билгеләре, “Маршал Василий Чуйков” медальләре, почетлы грмоталар һәм дәрәҗәгә югары исем бирү белән бүләкләнде.

 

    Ф.Р. Хәмәтдинова, ТР ОФПС-15 пресса хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International