Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын. 2 кеше һәлак булган. Сәбәпләре: мичне артык кыздырудан – 2 янгын, кыска ялганыштан – 3 янгын, электр җиһазны кулланган һәм монтажлау вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 5 янгынның сәбәпләре ачыклана.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, ДТПга - 1тапкыр, башка чакырулар буенча 2 тапкыр.
30.01.2014 ел 08.53 Казан шәһәре, 2 нче Калининградская урамы, 37 нче йорт.
Ут бер катлы бүрәнәле йортта чыга. Мәйданы 56 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта кокаручылар, 1970 елгы ир-ат һәм 2004 елгы бала мәетен табалар. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган һәм монтажлау вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
.