Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 8 янгын. 2 кеше һәлак булган. Сәбәпләре: мичне артык кыздырудан – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, кыска ялганыштан – 7 янгын.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 5 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9  тапкыр чыктылар. 4 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, эзләү операциясенә - 1тапкыр, башка чакырулар буенча 3 тапкыр.

29.01.2014 ел   05.25  Арча МР,  Түбән Әтнә авылы, Яшьләр урамы, 1 нче йорт.

Ут бер катлы бүрәнәле йортта чыга. Беренче янгын расчетлары килгәч йорт ут эчендә була. Ялкын телләре сарайны да камап ала. Шулай ук мунчага күчү куркынычы бар иде. “Түбән Әтнә” ирекле янгын сүндерүчеләре мунчаны саклап калу өчен су җибәрәләр. 15 минуттан соң, фаҗига булган урынга төп көчләр килә 107 нче янгын сүндерү сакчылары. Күршеләр әйтүенчә йорт эчендә ике кеше булырга мөмкин. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар 1941 һәм 1940 елгы ир-ат һәм хатын – кыз мәетләрен табалар. Янгынның сәбәбе – кыска ялганыш.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International