Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. Сәбәпләре: мичнең артык кызып китү аркасында – 1 янгын, кыска ялганыштан – 1 янгын, тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итү сәбәпле – 1 янгын, төтен чыгу юлын урнаштырган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес кулланмау аркасында – 2 янгын, электр җиһазны монтажлау вакытында янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес кулланмау аркасында – 1 янгын.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 65 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. Сәбәпләре: мичнең артык кызып китү аркасында – 1 янгын, кыска ялганыштан – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 23 тапкыр чыктылар. 20 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, , башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.
18-19 гыйнвар төнендә православие дөньясы Крещение бәйрәмен билгели. Барлык православие чиркәүләрендә дини литургия узганнансоң , Бөек су изгеләндерү чарасы үткәрелә. Борыңгы риваять буенча, су махсус сыйфатлар казана, тән һәм рух өчен дәва була.
Гафурова Алсу Нигматулловна – коткаручы, грамоталы специалист, төз атучы, беренче һәм даими Ветераннар советы һәм Профсоюз комитеты рәисе, шулай ук ТР ГПС ФПС (Әлмәт) бердән бер эшләүче дәү әнисе, бу көннәрдә 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Алсу Нигматулловнаның башлаган һәр эше уңа; отрядта ул хезмәттәшләре өчен якты үрнәк, авыр вакытта таяныч, илһам чыганагы булып тора. Хезмәте уңышлары өчен күп кенә медальләр белән бүләкләнгән.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын. 1 кеше һәлак булды, 1 кеше зарар күрде, 1 кеше коткарылды. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыктылар.5 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 3 тапкыр.
Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе көч һәм чаралары XXII Олимпия һәм 2014 ел XI кышкы Паралимпия уеннары вакытында гадәттән тыш хәл чыгу очрагына әзер тора. ТР Россия МЧС Баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт генерал-майоры Рәфис Хәбибуллин тиешле приказга кул куйды.
Балалар дәресләрдәнсоң кайтып еш кына өйдә берүзләре кала. Куркыныч хәл чыгуын булдырмас өчен, балаларыгызны контрольдә тотыгыз, кайда булганнарын һәм нәрсә эшләгәннәрен белеп торыгыз. Куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатыгыз. Балаларыгызның сәламәтлеге өчен сез җаваплы.
Үткән бәйрәмнәр вакытында сулык урыннарында куркыныч вакыйга чыгу очраклары теркәлмәде. – дип белдерде бүген Яңа Ел һәм Раштуа бәйрәмнәре нәтиҗәләренә багышланган брифинг барышында Татарстан Республикасы янгын күзәтү баш инспекторы Сергей Сергеев. – Шулай ук үткән ел тиңдәш периодына караганда янгын чыгу очраклары саны кимеде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын. Һәлак һәм зарар күрүчеләр юк. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар.11 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча 5 тапкыр.
08.01.2014 13.27 сәгатьтә Биектау районы ЕДДС диспетчерына “ГЛОНАСС+112” бердәм ашыгыч ярдәм номеры буенча Казанка елгасында М-7 “Волга” юлыннан ерак түгел чаңгычы боз ярылып су астына китү очрагы турында хәбәр килде. Һәлакәт урынына “Татарстан Республикасы ФПС 7нче отряды” ФГКУ №113 часте оператив группасы юнәлде.