08.01.2014 13.27 сәгатьтә Биектау районы ЕДДС диспетчерына “ГЛОНАСС+112” бердәм ашыгыч ярдәм номеры буенча Казанка елгасында М-7 “Волга” юлыннан ерак түгел чаңгычы боз ярылып су астына китү очрагы турында хәбәр килде. Һәлакәт урынына “Татарстан Республикасы ФПС 7нче отряды” ФГКУ №113 часте оператив группасы юнәлде.
Чаңгычы суга төшеп, соңгы көчләрен җыеп ярга чыга һәм аңын югалта. Бу хәлне күрүче үтеп баручы ярдәм чакыра һәм тиз арада килеп җиткән коткаручыларга юл күрсәтә. 69 яшьлек ир-ат беренче ярдәм машинасында 12нче шәһәр хастаханәсенә илтелә.
Дислокация урынына кайту вакыты: 14.44 сәгать.
Ликвидацияләү өчен катнаштырылган көчләр һәм чаралар:
ПЧ-113 3 кеше; 1 берәмлек техника.
ЗПСО №2 3 кеше; 1 берәмлек техника;
РОВД 2 кеше; 1 берәмлек. техника;
Казан шәһәре БСМП 3 кеше; 1 берәмлек техника.