Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 36 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын. 1 кеше һәлак булды, 1 кеше зарар күрде, 1 кеше коткарылды. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыктылар.5 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 3 тапкыр.
09.01.2014 ел 18.07 Әтнә МР, Зур Әтнә авылы, Зелень урамы, 6 нчы йорт
Ут бер катлы бүрәнәле шәхси йортта чыкты. Мәйданы 25 кв.м. Янгын сүндерүчеләр 1959 елгы ир- атны коткарып, ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшыралар. Шулай ук, утны сүндергән вакытта бүлмәдә коткаручылар, 1952 елгы йорт хуҗасының мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
09.01.2014 ел 11.55 Ютаза МР, Байларово авылы, сулык
МЧС коткаручылары судан, 1961 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганың сәбәбе ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.