Кышкы каникуллар тәмамланып бара

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

    Балалар дәресләрдәнсоң кайтып еш кына өйдә берүзләре кала. Куркыныч хәл чыгуын булдырмас өчен, балаларыгызны контрольдә тотыгыз, кайда булганнарын һәм нәрсә эшләгәннәрен белеп торыгыз. Куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатыгыз. Балаларыгызның сәламәтлеге өчен сез җаваплы.

    Шырпы һәм башка куркыныч әйберләрне балалардан ерак тотыгыз. Өйдә пожар чыгу очрагында нәрсә ишләргә икәнен аңлатыгыз: янгын чыгуын сизү белән пожар частенә хәбәр итәргә, өйдән тиз чыгып китү юлын карарга; бу мөмкин булмаса, иң ерак бүлмәгә юнәлергә яки балконга чыгарга һәм ярдәм сигналы бирергә.

    Өйдән чыкканда глазоктан чит кеше булмавын тикшерергә, лифтка белмәгән кеше белән утырмаска икәнен аңлатыгыз. Караңгы вакытта балаларыгызга урамга чыгарга рөхсәт итмәгез. Караңгы вакытка калган чакта якты җирдән кайтырга тырышырга кирәк. Ата-аналар һәрчак балаларның кайда йөргәннәрен һәм кем белән булганнарын белергә тиеш.

    Юл кагыйдәләрен гел искә төшереп торыгыз. Юл янында уйнамаска, юлны тиешле урыннардан гына чыгарга, чыкканда игътибарны чит әйберләргә юнәлдермәскә.

    Сулык урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләренә махсус игтибар итегез. Нинди боз өстеннән йөрергә ярамаганын аңлатыгыз. боз астына төшү очракларында ничек үз үзеңне коткарырга яки башка кешегә ярдәм итәргә икәнен һәр бала белергә тиеш.

    Гадәттән тыш хәл чыгу очрагында телефон аша “01” номеры буенча шалтыратыгыз (“112” – кәрәзле телефон аша).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International