ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе

Баулы районының күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе 2013 елга нәтиҗәләр ясады.

Узган елда районыбызда 32 янгын булган, бу 2012 елга караганда 6га кимрәк. Янгыннарда өч кеше үлгән (2012 елда – 1). Янгыннардан материаль зыян 1,8дән 2,7 миллион сумга кадәр арткан.

    Көндәлек мониторинг мәгълуматлары буенча Татарстанның кайбер районнары сулыкларында боз калынлыгы 20 сантиметрдан артмый. Норматив буенча бу сан 25тән ким булмаска тиеш, ә боз өсте - үтә-күренмәле һәм  ярыкларсыз. Шуңа күрә Крещение бәйрәме вакытында бәкедә коену куркынычсызлыгы күпләтә арта.

    Бүген Казанга Чувашия республикасыннан “112” системасы өлкәсендә тәҗрибә алышу сәбәбеннән гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр эшләре буенча Чувашия республикасы Дәүләт Комитеты рәисе Вениамин Петров җитәкчелегендә делегация килде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 33 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 2 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. Сәбәпләре: мичне артык кыздырудан – 1 янгын, кыска ялганыштан – 1 янгын.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар. 16 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.


14
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе

      Хәзер КСЭОН аша гадәттән тыш хәл чыгу турында гына түгел, шулай ук саклану чаралары турында да күрсәтмә алырга мөмкин. Республикада хәзерге вакытта 209 сигнал һәм сөйләм җиһазлары урнаштырылды. 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү сәбәпле – 3 янгын, җылыту приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, механизмның төзек булмау аркасында – 1 янгын.  


13
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе

Казанда барлыгы 66 коену урыны булдырылачак. Куркынычсызлык ГИМС хезмәткәрләре, коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр белән тәэмин ителәчәк.

    Тиздән Иске Яңа Ел бәйрәме җитә. Масштабы буенча 31нче декабрьдән ким булуына карамастан, пиротехника куллану нәтиҗәсендә җәрәхәтләнүчеләр һәм янгын чыгу очраклары саны күп.

    2014 елның гыйнвары башыннан 26 янгын чыгу очрагы теркәлде.

    12 гыйнварда Мөслим районы Түйгильде авылында ирекле янгын сүндерү отрядлары ТР ПЧ-123 ОФПС-15 пожар часте хезмәткәрләре ярдәме белән уттан тереклек сараен коткардылар.  Янгын чыгу сәбәбе - электр җиһазлары монтажы кагыйдәләрен бозу. Коткарылган милек (1 сыер, 2 бозау һәм 10 тавык) 500 мең сум тәшкил итте. Имгәнүчеләр юк.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын.  Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар.12 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 3 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, ДТПга  - 2 тапкыр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International