Бер язмышта барлык төсләр ярашуы

2014 елның 10 гыйнвары, җомга

    Гафурова Алсу Нигматулловна – коткаручы, грамоталы специалист, төз атучы, беренче һәм даими Ветераннар советы һәм Профсоюз комитеты рәисе, шулай ук ТР ГПС ФПС (Әлмәт) бердән бер эшләүче дәү әнисе, бу көннәрдә 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Алсу Нигматулловнаның башлаган һәр эше уңа; отрядта ул хезмәттәшләре өчен якты үрнәк, авыр вакытта таяныч, илһам чыганагы булып тора. Хезмәте уңышлары өчен күп кенә медальләр белән бүләкләнгән.

 

    Чаңгыда узышу, ату һәм биатлон ярышлары Алсу Нигматулловнаның биографиясендә яраткан эшеннән ким түгел аерылып тора. Хәзерге көннәрдә дә Ветераннар союзы оешмасына җиңү китерә. Активлык, энергия һәм ашкынучанлык - аның яшьлек сере ихтимал.

 

    Хезмәт сөючәнлеге, җаваплылык, сизгерлек, аралашучанлык, активлык, сөйкемлелек һәм җан җылылыгы –  бүгенге юбилярыбыз  шәхесенең иң мөһим сыйфатлары. Профессиональ коткаручы, һәрчак яраткан әни һәм әби, хөрмәтле хезмәттәш, ышанычлы иптәш – Алсу Нигматулловна һәркем өчен нәрсәдә дә булса якты үрнәк. Фәрит Хөсәинов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы ГПС ФПС икенче отряд коллективы хөрмәтле юбилярына рәхмәтен белдерә, алдагы тормышта гаилә тынычлыгы, уңышлар, сәламәтлек тели.


Юлия Григорьева

«РТ ГПС 2 ОФПС» ФКУ Пресс-службасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International