Тәүлек эчендә Татарстанда 4 янгын чыккан.

2014 елның 11 гыйнвары, шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 65 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. Сәбәпләре: мичнең артык кызып китү аркасында – 1 янгын, кыска ялганыштан – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 23 тапкыр чыктылар. 20 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, , башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска         

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International