Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. Сәбәпләре: мичнең артык кызып китү аркасында – 1 янгын, кыска ялганыштан – 1 янгын, тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итү сәбәпле – 1 янгын, төтен чыгу юлын урнаштырган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес кулланмау аркасында – 2 янгын, электр җиһазны монтажлау вакытында янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес кулланмау аркасында – 1 янгын.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 16 тапкыр чыктылар. 26 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр, , башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
.