Татарстанда Яңа Ел һәм Раштуа бәйрәмнәре уңышлы үтте

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

    Үткән бәйрәмнәр вакытында сулык урыннарында куркыныч вакыйга чыгу очраклары теркәлмәде. – дип белдерде бүген Яңа Ел һәм Раштуа бәйрәмнәре нәтиҗәләренә багышланган брифинг барышында Татарстан Республикасы янгын күзәтү баш инспекторы Сергей Сергеев. – Шулай ук үткән ел тиңдәш периодына караганда янгын чыгу очраклары саны кимеде.

    Бәйрәм үткәрү урыннарында 3 меңнән артык  МЧС хезмәткәре дежур торды. Янгын чыгу очраклары теркәлмәде.

    Пиротехника куллану аркасында янгын чыгу очракларын кисәтү максаты белән профилактик чаралар уздырылды. Учетка барлык пиротехника сату объектлары алынды. 9 объектта куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды.

    Татарстан Республикасы культура Министры Айрат Сибагатуллин бәйрәм чаралары вакытында куркынычсызлык тәэмин иткән өчен ТР МВД һәм ТР Россия МЧС Баш идарәсенә рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International