Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан.

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын. Һәлак һәм зарар күрүчеләр юк.  Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар.11 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр,   башка чакырулар буенча 5 тапкыр.

08.01.2014 ел 13.27  Биектау  МР, Кульсеитово торак пункт тирәсендә, Казансу елгасы

113 нче янгын сүндерү сагының коткаручылары суга төшеп киткән 1945 елгы ир-атны коткарып ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшырылдылар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International