Кышкы коену вакытында халык өчен рекомендацияләр

2014 елның 10 гыйнвары, җомга

Кышкы коену вакытында халык өчен рекомендацияләр

 

    18-19 гыйнвар төнендә православие дөньясы Крещение бәйрәмен билгели. Барлык православие чиркәүләрендә дини литургия узганнансоң , Бөек су изгеләндерү чарасы үткәрелә. Борыңгы риваять буенча, су махсус сыйфатлар казана, тән һәм рух өчен дәва була.

    Коену урыннарында патрульда ГИМС хезмәткәрләре торачак. Куркынычсызлык тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы Россия МЧС гражданнар һәм башкала кунаклары өчен коену вакытында алдагы кагыйдәләрне искә төшерә:

 

     Бәкедә коенган чакта тыела:

-       изгеләндерү чарасы алдыннан бәкегә төшү;

-       коткару һәм медицина хезмәте күзәтүсез коену;

-       балаларны суга күзәтүсез җибәрү;

-       суга боздан чумарга;

-       купельдә эчкән хәлдә коену;

-       суны пычрату;

-       хайваннар алып килү;

-       бәкегә автомобиль белән килү;

-       3 кешедән артык группа белән коену;

-       бәке янында 20 кешедән артык булу;

 

    Алдагы кагыйдәләрне үтәве мөһим:

-       коену алдыннан тәнне җылытырга, бераз йөгереп килергә;

-       бәкегә ашыкмыйча, җайлы аяк киемендә килергә;

-       суга төшү баскычы нык булуын тикшерергә;

-       суга муеннан гына керүе яхшырак, суга сикерү һәм баш белән чуму куркыныч;

-       суда 1 минутан артык тормагыз;

-       кечкенә бәкегә төшкәндә махсус игътибар булыгыз;

-       коенганнансоң яхшылап сөртенегез, коры кием киегез, кайнар чәй эчегез;

 

    Кышкы коену алдагы хроник авырулар көчәюе вакытында куркыныч:

-       йоткылык өсте һәм борын куышлыгы ялгынсыну, отит;

-       йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары;

-       эндокрин системасы, үзәк һәм периферия нерв системасы авырулары;

-       авыр күрү һәм сулыш органнары авырулары;

-       хроник җенси авырулар;

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International