ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Республиканың сулыкларында боз калынлыгы буенча 2015 елның 17 декабренә хакыйкый мәгълүмат

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  66 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 22 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.


16
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы ГТХМ карамагындагы Казанның 2 нче Зональ эзләү-коткару отрядының коткаручысы Дмитрий Мамлин 2015 елның иң фаҗигале вакыйгасын –  Казанда “Адмирал” сәүдә үзәгенең янгынын һәм җимерелүен искә төшерә. Шул 11 март көнендә ул кизү сменасы составында вакыйга урынына килеп иптәшләре һәм янгын сүндерүчеләр белән кичекмәстән бәхетсез базарның беренче җимерелүләреннән соң өемнәр астында калган кешеләрне коткарырга башлаган. “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгында коткару операциясе вакытында батырлык күрсәткән өчен Дмитрий Мамлин идарә бүләгенә лаек булган.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе Күзәтү эшләр идарәсе инспекторлары республиканың шәһәрләре һәм районнарында пиротехник әйберләрне сата һәм саклый торган сәүдә урыннарын тикшерү буенча эшне үткәрергә дәвам итәләр. Бүген Казанның Идел буе районында урнашкан бер зур сәүдә үзәгендә бәйрәм салютларын һәм фейерверкларын сата торган махсуслаштырылган бүлек тикшерелгән иде. Аны Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Казан шәһәре буенча күзәтү эшләр бүлегенең баш белгече Камил Нургалиев үткәрде. Барлыгы Татарстан Республикасында күзәтү эшләр бүлеге 42 объектны хисапка алган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  62 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 23 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 23 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 2 кеше коткарылган.


15
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Бүген Казан янындагы Иннополис фән шәһәрендә Татарстан Республикасы гомумбелем бирү мәткәпләренең 7-10 сыйныф укучылары катнашкан “Киләчәккә бер билет” дигән һөнәрләр турында Республика иншалар конкурсының ахыргы этабының приз алучыларын бүләкләү тантанасы үтте.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары өчен оештырырлган брифингта Яңа Ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә бәләкәй татарстанлылар өчен нинди массакүләм культура чаралары үткәреләчәге һәм аларның янгын куркынычсызлыгы ничек тәэмин ителәчәге турында фикер алышынган иде. Брифингта янгын күзәтү буенча Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев катнашкан. Ул журналистларга ГТХМ хезмәткәрләре Яңа Ел һәм Раштуа бәйрәмнәре оештыра торган объектларның янгын куркынычсызлык тәэмин итүенә юнәлгән күзәтү һәм кисәтү чаралары инде үткәрелгән һәм әле үткәрелә икәнне сөйләгән.

Татарстанның ГО эшләре һәм ГТХ министры урынбасары Илһам Насыйбуллин Түбән Кабан күле бозында үзен адекват тоту дәрәҗәсе җитди шикләнүләрне тудыра торган бер ир-атны күреп алган. Илһам Насыйбуллин 112 номерына шалтыратып бу хәлне аңлаткан да шуңа бозга чыгу куркыныч дип кычкырган һәм күл буена кайда боз тотрыклы күренә, шул юл белән кире кайтырга сораган. Ир-ат тыңламыйча, иң кыска юл буенча йөгереп, суга төшеп киткән. Шунда йөгереп аны судан чыгарырга туры килде. Шул ук вакытта кичектергесез хезмәтләр килеп җиткән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  56 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше һәлак булган. 3 кеше коткарылган.


14
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

13 нче декабрьдә Лаеш районы Комлы Кавал бистәсендә көндез бер шәхси йорт яна иде. Хәлне тикшереп, янгын сүндерүчеләр “Юбилейная” кош фабрикасы ирекле янгын сүндерү хезмәте (ДПО) эшчеләре белән бергә шунда ук ялкынны тыгыз боҗрага алып 20 минут эчендә януны бөтенләй бетерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International