Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары өчен оештырырлган брифингта Яңа Ел һәм Раштуа бәйрәмнәрендә бәләкәй татарстанлылар өчен нинди массакүләм культура чаралары үткәреләчәге һәм аларның янгын куркынычсызлыгы ничек тәэмин ителәчәге турында фикер алышынган иде. Брифингта янгын күзәтү буенча Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев катнашкан. Ул журналистларга ГТХМ хезмәткәрләре Яңа Ел һәм Раштуа бәйрәмнәре оештыра торган объектларның янгын куркынычсызлык тәэмин итүенә юнәлгән күзәтү һәм кисәтү чаралары инде үткәрелгән һәм әле үткәрелә икәнне сөйләгән.