ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Осталлык күрсәткәннәргә бүләк биреп, хезмәт бурычын башкарган вакытта һәлак булганнарны искә алып һәм ветераннарны хөрмәтләп, тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәте хезмәткәрләре 2015 елның данлы даталарны бәйрәм иттеләр: Россия ГТХМ 25 еллыгы һәм Татарстан ГТХМ 20 еллыгы.


21
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы – Татарстан Республикасы кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм тирә-як мохитне мониторинглау идарәсе прогнозы буенча республика территориясендә бу атна эчендә биш градустан артык кинәт җылы булып китү көтеләчәге турында сөйләде.

Ике көн эчендә Татарстан Республикасы территориясендә 6 кеше, шул исәптән 4 бала, ис газы белән агуланган. Газ колонкасы төзек булмаганы һәм бина эчендә газ колонкасының тартуы булмаганы сәбәпләре дип исәпләнә.

Татарстан Республикасы Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү хезмәте Татарстан район бүлегенең Түбән Кама район һәм шәһәр бүлекчәсендә Янгын куркынычсызлык буенча Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсының беренче этабы нәтиҗәләнде.

18 нче декабрьдә Чүпрәле районы Убей бистәсендә ике чыгышлык яңа янгын сүндерү депосының тантаналы ачышы үтте. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков катнашканнар иде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  52 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 17 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 6 янгын. 3 кеше һәлак булган. 1 кеше коткарылган.


19
декабрь, 2015 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  66 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 1 кеше һәлак булган. 3 кеше коткарылган.


18
декабрь, 2015 ел
җомга

27 нче декабрьнең Россия Федерациясе Коткаручы көне профессиональ бәйрәме алдыннан Казанда ике юбилейлы датага – Россия ГТХМ 25 еллыгына һәм Татарстан ГТХМ 20 еллыгына – багышланган тантаналы чара үтте.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  71 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 29 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 6 янгын. 4 кеше зарар күргән.


17
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 16 нчы декабрендә Кайбыч муниципаль районы Ульянково бистәсендә җылыткыч мичне кулланганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәнгә шәхси мунча янып киткән. Янгын урынына АРС-14 машинасында 1 кешедән торган ДПО “Ульянково” бүлекчәсе килгән. Иреклеләрнең җитез эшенә күрә сарайны һәм торак йортны янгыннан саклап булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International