Татарстанның ГО эшләре һәм ГТХ министры урынбасары Илһам Насыйбуллин Түбән Кабан күле бозында үзен адекват тоту дәрәҗәсе җитди шикләнүләрне тудыра торган бер ир-атны күреп алган. Илһам Насыйбуллин 112 номерына шалтыратып бу хәлне аңлаткан да шуңа бозга чыгу куркыныч дип кычкырган һәм күл буена кайда боз тотрыклы күренә, шул юл белән кире кайтырга сораган. Ир-ат тыңламыйча, иң кыска юл буенча йөгереп, суга төшеп киткән. Шунда йөгереп аны судан чыгарырга туры килде. Шул ук вакытта кичектергесез хезмәтләр килеп җиткән.