Ирекле янгын сүндерүчеләрнең әһәмиятле ярдәме

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

13 нче декабрьдә Лаеш районы Комлы Кавал бистәсендә көндез бер шәхси йорт яна иде. Хәлне тикшереп, янгын сүндерүчеләр “Юбилейная” кош фабрикасы ирекле янгын сүндерү хезмәте (ДПО) эшчеләре белән бергә шунда ук ялкынны тыгыз боҗрага алып 20 минут эчендә януны бөтенләй бетерделәр. Янгын нәтиҗәсе буларак, гомумән 11 кв.м мәйданда түшәм һәм түбә янып беткән. Янгынның алдан ачыкланган сәбәбе – җылыткыч мичнең һәм төтен юлының дөрес төзелмәгәне һәм төзек булмаганы.

Шул ук көнне Спас районы Кузнечиха торак пунктында шәхси йорт яна иде. ДПО Кузнечиха иреклеләре йортның түбәсен сүндерер өчен су җибәрделәр һәм күрше төзелешләргә янгын күчү куркынычын юк иттеләр. Янгынның алдан ачкланган сәбәбе – электр җиһазны урнаштыру кагыйдәләрен үтәмәү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International