Тәүлек эчендә Татарстанда 4 янгын чыккан

2015 елның 16 декабре, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  62 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 23 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 23 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 2 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җылыту җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар.  Башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр, янгынга – 3 тапкыр.

15.12.2015 ел 21.30 Казан шәһәре, Вахит районы, Достоевский  урамы, 74 нче йорт.

Биш катлы кирпеч торак йортта подвалда ут чыга. 0,5 кв.м. мәйданында чуп-чар яна. Янгын сүндерүчеләр ике ир-атны коткара, 1958 һәм 1983 ел.  Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International