Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 56 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше һәлак булган. 3 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, ут төртүдән – 4 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, транспорт чараның электр җиһазы төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җылыту җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 3 тапкыр, янгынга – 4 тапкыр.
14.12.2015 ел 07.25 Алабуга шәһәре, Нефтчеләр проспекты, 25 нче йорт.
Биш катлы кирпеч торак йортта икенче каттагы фатирда ике бүлмәле фатирда ут чыга. 4 кв.м. мәйданында җиһаз яна. Янгынны сүндергән вакытта өч кеше коткарыла (шуларның икесе бала). Янгынның сәбәбе – ут төртү.
14.12.2015 ел 17.20 Әлки МР, Яңа Салманы авылы, Көнчыгыш урамы, 10 нчы йорт.
Бер катлы бүрәнәле иясез йортта ут чыга. Мәйданы 35 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар билгесез ир-ат мәетен табалар. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге. .
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.