ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

– Әлегә республика сулыкларында бозлы хәл ачыктан-ачык тотрыксыз үзенчәлектә, – дип билгеләде Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең су объектларында куркынычсызлык бүлеге башлыгы, Татарстан Республикасы Кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.

2015 елның 14 нче декабрендә 12:00 дән 20:00 гә кадәрь Россия Федерациясе Конституциясе көнендә Россия Федерациясе Президенты боерыгы белән дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәгендә “Бозда сак бул” балалар рәсеме конкурсында җиңүчеләрнең бүләкләве узды. Бу конкурс республикада дүртенче тапкыр үткәрелә. Җиңүчеләр истәлекле дипломнар гына түгел, ә Кыш Бабайдан бүләкләр дә алдылар. Конкурста Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарының дүрт меңнән артык башлангыч сыйныф укучылары катнашкан. Муниципаль дәрәҗәдә 350 эш сайланган иде. Бу саннан Мәгариф министрлыгы һәм ГИМС Үзәге белгечләреннән торган комиссия иң яхшы 12 рәсемне билгеләде.


13
декабрь, 2015 ел
якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  42 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 6 янгын.


11
декабрь, 2015 ел
җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  61 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 18 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше зарар күргән. 1 кеше коткарылган.


10
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

– Киләсе бәйрәмнәр – “кызу вакыт” һәм шул ук вакытта барлык идарә итү органнарының һәм оператив хезмәтләренең әзер булуын һәм уңышлы эш итүен тикшерү дә, – дип әйтте Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия рәисе, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин.

Республиканың сулыкларында боз калынлыгы буенча 2015 елның 9 декабренә хакыйкый мәгълүмат

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  56 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 19 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 1 кеше коткарылган.


9
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Донецк һәм Луганск халык республикалары балалары өчен “Балаларга бәйрәм бүләк ит” хәйрия акциясе нигезендә Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында гуманитар йөк белән биш йөздән артык тартма җыеп булды. Яңарусиянең яшь торучылары өчен Яңа Ел бүләкләрен җыюны Татарстан Республикасы Хөкүмәте боерыгы буенча оештырылган иде.

БМО Гомуми Ассамблеясе белән игълан ителгән Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне ел саен 2004 елдан 9 нчы декабрьдә билгеләнә. Россия беренче итеп имзалаган илләрдән берсе буларак 9 нчы декабрь Килешүен 2006 елда раслаган. Документка туры китереп, аны имзалаган дәүләтләр милли законнарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертеп вәгъдә бирергә тиеш, һәм шул законнарда ришвәт, бюджет акчаларны урлау һәм коррупция керемнәрен юу җинаять дип белдерелергә тиеш. Моннан тыш, Килешүдә катнашучы илләр континентлар аша таралган коррупциягә каршы көрәшү максаты белән гамәлләрен килештерергә вәгъдә бирергә тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International