Безнең көн каһарманнары өчен киләчәккә бер билет

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

Бүген Казан янындагы Иннополис фән шәһәрендә Татарстан Республикасы гомумбелем бирү мәткәпләренең 7-10 сыйныф укучылары катнашкан “Киләчәккә бер билет” дигән һөнәрләр турында Республика иншалар конкурсының ахыргы этабының приз алучыларын бүләкләү тантанасы үтте. Конкурста 1 191 кеше катнашкан. Җиңүчеләрнең исәбендә үзенең иҗади эшен янгын сүндерүче һөнәренә багышлаган Тәтеш муниципаль районы Алабирде урта гомумбелем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Әлмир Гайнетдинов булган.

Ул эшен кыска, ләкин тулы итеп “Безнең көн каһарманнары” дип атаган. Бүләкләү тантанасында сәләтле автор (Дәүләт янгынга каршы хезмәт буенча) Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасары Рафаил Мотыйгуллин кулыннан махсус приз алган – янгын сүндерүче статуэткасы һәм диплом.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International