Татарстан Республикасы ГТХМ карамагындагы Казанның 2 нче Зональ эзләү-коткару отрядының коткаручысы Дмитрий Мамлин 2015 елның иң фаҗигале вакыйгасын – Казанда “Адмирал” сәүдә үзәгенең янгынын һәм җимерелүен искә төшерә. Шул 11 март көнендә ул кизү сменасы составында вакыйга урынына килеп иптәшләре һәм янгын сүндерүчеләр белән кичекмәстән бәхетсез базарның беренче җимерелүләреннән соң өемнәр астында калган кешеләрне коткарырга башлаган. “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгында коткару операциясе вакытында батырлык күрсәткән өчен Дмитрий Мамлин идарә бүләгенә лаек булган.