Бүген Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция хезмәткәрләре “Хивус” һава мендәрендә Маркиз һәм Югары Ослан утрау тирәсендә Идел акватория буенча чираттагы профилактик рейд уздырдылар. Мондый профилактик рейдларны Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция хезмәткәрләре көн саен уздыралар, хәтта көнгә берничә тапкыр чыгалар. Хәзерге боз куркыныч булуга карамастан, балык тотучылар әле һаман да үз гомерләрен куркыныч астына куялар. Мисал итеп бүген Лаеш районында Кама елгасында боз астына 70 яшьлек балык тотучы төшеп китте. Лаеш районының Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция үзәк бүлегенең хезмәткәрләре бабайны коткарып хастаханәгә озаттылар, - дип әйтте Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция Казан үзәк бүлегенең патруль төркемнең җитәкчесе Илдус Измайлов. - Әгәр балык тотучы боз өстендә калып ярдан өзелсә, исән калу мөмкинлеге аның минималь була . Шуның өчен бозда калган балык тотучыларның гомерен саклап калу өчен без көн саен суга чыгып аларны күзәтеп торабыз. Кече күләмле суднолар дәүләт инспекция хезмәткәрләре тәүлек буенча эшләү режимына күчерелде.