Бүген Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең пропаганда бүлеге хезмәткәрләре 159 нчы номерлы лицейның икенче сыйныф укучыларына язгы боз буенча йөрергә ярамау турында, боз астына төшеп киткән кешене коткару чаралары һәм беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү турында дәрес уздырдылар.
Дәрес барышында гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хезмәткәре балаларга теоретик мәгълуматларын җиткерде. Язгы бозның куркынычы, аның өстендә шуу, бозның кайсы җирләрдә юка булырга мөмкин турында – боларын барысында укучыларга аңлаттылар. Балалар үз чиратында формадагы кешене бик кызыксынып, игътибар белән тыңладылар. Практик эшләрен күрсәтүдә МЧС хезмәткәрләрнең ярдәмчеләре булып беренче партада утыручы Артур белән Арина чыктылар. Иң башта Артур сыйныфташлары алдында МЧС хезмәткәре ярдәме белән боз астына төшкән очракта үзеңне тоту кагыйдәләрен күрсәтте. “боз астына төшеп киткән очракта куллар белән селтергә һәм бозның читенә сугарга ярамый, чөнки бәкенең диаметры зураерга мөмкин. Моны булдырмас өчен кулларны боз читенә киң итеп җәеп, кискен хәрәкәтсез боз өстенә арка яисә күкрәк белән үрмәләргә кирәк” – дип аңлатты пропаганда бүлегенең хезмәткәре. Коткаручының аңлатуын Артур турыдан – туры сыйныфташларына күрсәтеп барды. Аннан соң, Артур шартлы җылудан Аринаны коткарды. Арина җәрәхәтләнүче ролен башкарды. Артур әлеге биремне бик оста башкарып чыкты. Бау урынына аның скакалка иде, аның ярдәмендә ул кызны шартлы җылудан алып чыкты. Дәрес ахырында балаларга “Приключения Юли и Ромки ” дигән фильм күрсәттеләр. Дәрес укучыларга бик ошады.