Сугыш һәм янгын сагының ветераннарын Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре хәтерлиләр һәм хөрмәтлиләр

2010 елның 13 апреле, сишәмбе
 

Җиңү бәйрәменә ТР буенча 8нче федераль янгынга каршы отрядының хезмәткәрләре Бөек Ватан сугыш  ветеранына Гафиатуллин Гәлим Нигъмәтүлла улына күңелле бүләк ясадылар.  Бәйрәм алдыннан янгын сүндерүчеләр 85 яшьлек пенсионерга яңа газ плитәсен бүләк иттеләр.   ТР буенча 8 нче федераль янгынга каршы отрядының җитәкче Хәлиуллин Зөфәр сүзләре буенча, Яшел Үзән гарнизонында сугыш һәм янгын сүндерү  ветераннарына  аерым игътибар бирәләр: “Алар безнең өчен бик күп нәрсә эшләделәр һәм без алар алдында  һәрвакытта бурычлы булабыз”.

Шуны әйтергә кирәк янгын сүндерүчеләр үзләренең ветераннарына бәйрәм көннәрендә генә ярдәм итмиләр, 2009 ел дәвамында 8нче отряд барлык ветераннарга ярдәм күрсәтү буенча акция оештырган иде.  Ветераннар белән очраштылар, сөйләштеләр, проблемалар турында белештеләр. Еш кына өлкән кешеләр үзләренең сәламәтлегенә зарланалар иде, әлбәттә янгын сүндерүчеләр ветераннарга яшьлекне кайтара алмыйлар, ә хуҗалык буенча ярдәм күрсәтү һәрвакытта әзер: берәүләргә - фатирда ремонт ясадылар, башкаларга – иске сантехниканы алыштырдылар. Ә менә Галим Гәрифулинга бер КАМАЗ утын китерделәр. Бу юлы ветеран соравы буенча яңа газ плитәсен куйдылар. Мондый бүләк турында Гәлим   Нигъмәтүллин һәм аның тормыш иптәше Сөембикә Гәзизова күптәннән хыялландылар. Хәзер исә, Сөмбикә апа үзенең гайләсен тәмле камыр ризыклары белән сөендерә алыр. Гомумән әйткәндә, ветераннар өчен матди, практик ярдәме генә сөендермәде, аларның йөрәкләренә янгын сүндерүчеләр ягыннан гади кеше игътибары, сәламәтлек һәм өзын гомер теләкләре  ятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International