Кисәтелгән, димәк коралланган!

2010 елның 31 марты, чәршәмбе
 

Бүгенге көндә күп кеше булган объектларны янгын куркынычсызлыгы белән тәэмин итү  актуаль проблема булып кала. Мисал булып, Россия Федерациясендә  кеше гомерләрен алып киткән,  янгын нәтиҗәләре тора. Кызганычка каршы, безнең республикабызда да күп кеше булган объектларда янгын үз урынын алды. Шулай итеп, республикабызның Алексеевск районында Демидовка авыл клубында чыккан янгын, кабыну очрагы булды. 2009 елда 28 декабрь көнне янгын алдыннан  бер көн элек Дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә хезмәткәрләре планнан тыш әлеге клубта тикшерүләр уздырдылар. Тикшерү барышында бу клуб янгын куркынычсызлык таләпләренә туры килмәве турында ачыкланды.  Кимчелекләрнең характерын исәпкә алып Дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә хезмәткәрләре объектның эшчәнлеге вакытлыча ябуы турында административ беркетмә һәм административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Объектның эшчәнлеге вакытлыча тукталуы турындагы документ бирелүенә карамастан, клуб җитәкчесе 29 декабрь көнне концерт репетициясен уздырды. Шул рәвешле, объект җитәкчесе тикшерүләрнең нәтиҗәләрен, Дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә хезмәткәрләренең кисәтүләрен санга сукмады. Нәтиҗәдә, әлеге клубта  төнлә 29 декабрь көнне янгын чыкты.  Әгәрдә янгын концерт барышында башланган булса, фаҗиганең нәтиҗәләре нинди булырга мөмкин турында, бары тик фаразларга гына кала.  Янгын кыска ялганыш аркасында чыкты. Кызганычка каршы, практика күрсәткәнчә, җитәкчеләрнең күпчелеге янгын куркынычсызлык таләпләрнең кечкенә бозыклага күз йомып калалар. Теге яисә бу фаҗига була калса, иң беренче чиратта кеше гомере һәм милек зарар күрер, ә моның артында административ һәм җинаять  җаваплыгы тора. Әлеге охшашлы очрак буенча мисал булып Мәскәү шәһәренең “Опера” клубы тора. Монда да, янгын куркынычсызлык таләпләрен санга сукмадылар, яисә гомумән бу проблемага күзләрен йомдылар. Бәхеткә, төнлә клубта чаралар уздырмадылар, шунлыктан Пермь шәһәрендә булган фаҗиганең кабатлануын кичектерде. Гомумән әйткәндә барлык төнге күңел ачу клубларны тикшергән вакытта, “Опера” клубы шулай ук игътибарсыз калмады. Табылган кимчелекләр нәтиҗәсендә клубны 30 көнгә яптылар. Безнең республикада объектларны яңа ел бәйрәмнәренә әзерләгәндә Дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә хезмәткәрләре 347 күңел ачу биналарын тикшерде. Тикшерүләр күрсәтүенчә кайбер объектларның янгын куркынычызлык таләпләре нормага туры килмәде, нәтиҗәдә суд карары буенча 51 объект эшчәнлегеннән туктады.

Янгын нәтиҗәсендә меңләгән кеше үлә, ә матди зыян  миллионнар белән исәпләнә- бу исә бүгенге реаль тормышыбыз. Табыш артыннан чабу, кайберәүләр кеше гомеренең кыйммәтен, асылын оныта.  Дәүләт халкыбызны янгын фаҗигасеннән сакларга тырыша, нәкъ менә шуның өчен кисәтү характердагы чаралар уздырыла да инде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International